Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Зират кылу

Олы юлда калган яшьлек эзебезгә, Үлән үсеп, матур көзләр төсен салган. Әрем исе, салкын чишмә, бөдрә таллар, Тау итәге, безнең авыл, газиз Байлар. Кала тауын менсәк әгәр Кыйбла таба, Ачыладыр каршыбызга бер манзара Ык-Чулманның колач җитмәс үзәнендә, Күк көзгесе булган көмеш күлләр ята. Чалгы чыңы яңгыратып тугайларны, Печән чапкан чагы...

Олы юлда калган яшьлек эзебезгә,

Үлән үсеп, матур көзләр төсен салган.

Әрем исе, салкын чишмә, бөдрә таллар,

Тау итәге, безнең авыл, газиз Байлар.

Кала тауын менсәк әгәр Кыйбла таба,

Ачыладыр каршыбызга бер манзара

Ык-Чулманның колач җитмәс үзәнендә,

Күк көзгесе булган көмеш күлләр ята.

Чалгы чыңы яңгыратып тугайларны,

Печән чапкан чагы истә әле агайларның.

Дәррау чабып ат сугарып кайтканнары,

Чүмәләче шаян җайдак малайларның.

Күбә җыйган җиңгиләрнең калфаклары,

Кибән өйгән уразалы бабайларым.

Әрәмәдән үлән урып кайтулары,

Арба тартып нуҗа күргән әбиләрнең.

Юллар башы, юллар чаты - кала тауы

Юллар ахры - каберстан, зират кылам.

Капкасыннан бисмилланы әйтеп узгач,

Сәлам булсын әрвахларга ихлас догам.

Кабул итеп алырлармы бәхиллектә.

Зиратларга без дә менгәч мәңгелеккә.

Ата-ана, әби-баба, кемнең-кайда кардәшләре

Кемгә озын, кемгә кыска фани дөнья сәгатьләре.

Тәквалылар кызганмыйча хәләл көчен,

Тәртип сала, елда карый зират эчен

Койма тота сәдакадан, урап тышын

Ниятләре - кайтасы җир имин булсын.

Хезмәтләре кайтсын иде әҗер булып

Ике дөнья бәхетләрен насыйп кылып.

Иманнары ныгып, бәхетләрен насыйп кылып.

Иманнары ныгып, бәхетләре тулып,

Изге ниятләре кабул булып.

Хәләл гыйлем Раббым бирсен киләчәктә,

Хәрамнардан сакла, Аллам, балачактан.

Дин вә кәсеп булсын һәрчак дәрәҗәдә

Хәләл маллар ирешсеннәр бәракәткә.

Зират түре, борынгы таш, язу калган,

Карт имәннәр янәшәдә уйга талган,

Заманнарга сездер инде олы шахит,

Агымсудай, искән җилдәй үтә вакыт.

Язмышларыны үтеп, әҗәлләре җитеп,

Күпме коллар кайта монда гомер үтеп.

Ризалармы гамәлләрдән, бәхилләрме,

Яталардыр гүрләрендә Хисаб көтеп.

Ватан саклап яуда булган ир-атларның

Азлар гына кайтып җитеп монда ауган.

Тарихларда дәүләт тоткан бөек халкым,

Калкан булдың яклар өчен кемнәр хакын?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев