13 декабрьгә хәтле почта бүлекләренә килеп, «Минзәлә» газетасына арзан бәягә язылыгыз
Шулай ук редакциянең «40 тартма» үзәге һәркемне газетага яздыра.
(Илдус ШАҺИЕВ, район газетасы баш мөхәрире)
Ипигә, сөткә, телефонга, тарифларга, машинага бәя артканда кәгазьгә, типография краскасына, ягулыкка бәя ничек артмасын инде. Барысын бергә кушкач соңгы продукт — газета бәясе билгеле, күтәрелә.
Хөкүмәт НДСны 10 процент куеп, болай да булыша медиа өлкәсендә эшләүчеләргә.
Финанс ярдәме булмагач «Молодежь Татарстана», «Вечерняя Казань», «Татарстан яшьләре» кебек шунда ук сыгылып төшәчәкбез.
Басма матбугатны укый белүчеләр бетеп барганда, һәр гаиләгә тараттырыр идем район газетасын. Таратучы да бетеп бара бит! Матбугатны, авыл җирлекләре, китапханәләр аша таратырга була. Без өлешчә шулай эшлибез дә.
Татарстан хөкүмәте хезмәт хакына, кәгазьгә, буяуга, бастыруга өлешчә акча бирә икән, димәк, матбугат кирәк. Хәзер, мәгълүматның төрлесен социаль челтәрләрдән табып була.

Шул ук вакытта һәркайда да төгәл, оператив, сыйфатлы контент тутыру өчен профессионаллар кирәк. Мактану түгел, «Минзәлә-информ» филиалында профессиональ хезмәткәрләр эшли. ВКда безнең 23 мең укучыбыз бар. Мензеля.ру сайтын атнага 3 мең кеше карый. Ә район газетасын фәкать 1500 гаилә яздырып ала. Кайда биредә гаделлек? Кайда район патриотлары? Чөнки һәр гаиләнең өстәлендә «Минзәлә»-«Мензеля» газетасы тотырга тиеш дип уйлыйбыз. Бу — идеаль вариант. Практикада исә, газетада һәркемне кызыксындырырлык бер генә хәбәр булса да табарга мөмкин.
Шуңа бәя хакында сөйләшмибез. 1116 сумны чыгу санына (ярты елга 52 сан) бүлсәң, берсе фәкать 23 сум була. Бу акчага нәрсә алып була хәзер!!!
Киләчәктә дә бергә калыйк! Газета — бердәмлеккә туплап торучы көч ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев