Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
"Минзәлә" ниләр яза

Минзәләдән Минһаҗевлар 15 сыердан савылган сөтне Чаллыда файдалы итеп саталар да

2026 ел Сабан туенда Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов карары белән, максатчан программа нигезендә 13 райондашыбызны савым аппаратлары белән бүләкләделәр.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)

Дөресрәге, аларның хезмәтен җиңеләйтү өчен бирелгән техника дип кабул итәргә кирәк. 

Чөнки аларның гаиләләре үз хуҗалыкларында 10 һәм аннан да күбрәк сыер тота. Шулар арасында инде заманында Минзәләне сөтле төбәккә әйләдергән Рәшит Хәмәдиев вакытыннан ук үз хуҗалыгында күпләп мал тота башлаган Минһаҗевлар гаиләсе бар. Ул вакытта алар икесе дә Муса Җәлил исемендәге хуҗалыкта хезмәт куялар иде.

Хәлил ага әйткәнчә, ул вакытта Рәсим Садыйков җитәкче булган, мал тотучыларга рәхәтләнеп булышкан.
Савым аппаратларын былтыргы Сабантуйда да өләшкәннәр иде. Бишәр сыер тотучыларга зур куаныч булды ул. Минһаҗевлар былтыр да бу кыйммәтле техника лаек булган иде.

Быел ун баш тотучыларга ярдәм иттеләр.

Күргәнегезчә, мал тотуга күңелләрен бирүчеләр, сөт һәм сөт продуктларын уңышлы урнаштыручылар бәя төшү проблемасына бик игътибар итмәскә тырышалар. 

Савым аппаратын алырга килгән Хәлил ага белән без шактый аралаштык. Әңгәмәбезнең тагын да тулырак вариантын район газетасы битләрендә укырсыз! 

Июль аенда чыгачак материалны укыр өчен бүгеннән дә соңга калмыйча «Минзәлә-Мензеля» газетасына язылып куясы!!!
Чөнки июльдән 2026 елның икенче яртысы башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев