Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
"Минзәлә" ниләр яза

800 сумга нәрсә алып була?

Газетага язылу 6 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк

800 сум күп акчамы, әллә азмы? Нәрсәләр алып була соң аңа? Әйдәгез санап карыйк әле. 

«Минзәлә» район газетасына шул бәягә ярты елга почта аркылы язылырга була. 6 ай дәвамында газета өегезгә үзе килеп торачак. Сезгә район һәм республика яңалыкларын диванга сузылып яткан яки йомшак кәнәфигә утырган хәлдә рәхәтләнеп укыйсы гына кала. 

Соңгы вакытта йомырка бик популяр һәм кыйммәтле ризыкка әйләнде. Әйдәгез, күпме йомырка алырга мөмкин булуын да санап карыйк. Бер дистә йомырка уртача алганда 130 сум булса, бер йомырка бәясе 13 сум була. Димәк, 800 сумга 6 дистә йомырка алып була. 2 ай дәвамында көн саен иртән бер йомырка ашарга була, ләкин йомырка ашап кына яшәп булмый... Ит кирәк! 

1 кг сөяксез сыер итенең кибеттәге бәясе (сум ит) 700 сум, сөякле итнеке — 480 сум. Ничек кенә итсәң дә, 800 сумга ике кило ит алам димә!

Эштән кайтышлый көн саен диярлек кибеткә керергә туры килә. Гадәттә, 45 сумлык ике пакет сөт, 40 сумлык бер буханка ипи, 120 сумлык бер кап ак май, 150 сумлык колбаса (400 грамм) алам. Шул рәвешле кассада 400 сум акча калдырып чыгам. Димәк, 800 сумга ике тапкыр кибеткә кереп, көндәлек кирәк булган азык-төлек сатып алырга мөмкин. 

Аның каравы, машинага 800 сумга 16 литр бензин (1 литры 49 сум дип алсак) салып, атна дәвамында шәһәр эчендә йөрергә, авылга кайтып килергә була. 
Инде шушы берничә мисалдан ук сизгәнсездер, 800 сумга газета кебек алты айга җитәрлек продукция дә, башка кирәк-ярак та алып булмый. 800 сум дип, күпсенмәгез, киләсе ярты ел өчен почта аркылы "Минзәлә"гә язылып куегыз. Киләсе елга язылучыларны газетаның беренче санында, гадәттәгечә, күчтәнәч тә көтә әле. Яңа елда да бергә калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев