Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
"Минзәлә" ниләр яза

9 июньдә үзәк почтада үтүче Әбүнәче көнендә һәр унынчы кеше бүләккә ия булачак

Бу көнне актив Әбүнәчеләрнең автографлы китаплар һәм хуҗалыкта файдалы товарларга ия булу мөмкинлеге бар.

Киң күңелле һәм юмарт «Минзәлә-информ» филиалы үзенең дусларына һәм әбүнәчеләренә сюрпризлар ясарга ярата. Ташламалы ункөнлек кысаларында, 9 июнь көнне 10.00-12.00 сәгатьтә үзәк почтада үтүче Әбүнәче көне дә бүләкләргә бай булачак: газетага язылучы һәр унынычы кешегә бүләкләр бирәчәкбез. Бүләкләр арасында якташ язучы Равил Сабырның автографы куелган рус телендәге «Нельзя отключать солнце» һәм күренкле журналист, язучы Гөлүсә Закированың СВОдагы энесе язмышын тасвирлаган, авторның үз кулы белән теләкләр язылган китаплары да бар. 


Бакча һәм йорт мәшәкатьләрен бер читкә куеп, үзегез белән туганнарыгызны, дусларыгызны һәм күршеләрегезне дә ияртегез. Бу көнне яраткан район газетасына иң очсыз бәягә — 789 сумга гына язылырга мөмкин булачак. Икенче яртыеллык подписка өчен башка мондый очсыз бәя булмаячак! 


«Минзәлә» газетасына һәм тагын бер «Татмедиа» басмасына язылган очракта, шәп бүләкләр оту мөмкинлеге дә булачак. Гадәттә, "Минзәлә"гә язылучылар ота да инде 100000 сум акча, телевизор һ.б. кыйммәтле бүләкләрне!
9 июнь көнне үзәк почтада очрашканга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев