Аю китапханәсендә күргәзмәдә район газетасына күзәтү ясадылар
"Минзәлә" ниләр яза

Аю китапханәсендә күргәзмәдә район газетасына күзәтү ясадылар

Чара «Авыл яши. Деревня живет» проекты кысаларында үтте

 

Аю авылы китапханәсендә авыл хуҗалыгына кагылышлы китаплар һәм периодик басмалар күргәзмәсе үтте. Чараның төп моменты район газетасы «Минзәлә» белән танышу булды. Бу хакта үзенең ВК сәхифәсендә минзәлә үзәк китапханәсе хәбәр итә.

Күргәзмәне оештыручылар район газетасы аша бакчачылар өчен файдалы киңәшләр, авыл хуҗалыгына кагылышлы актуаль хәбәрләр белән танышу мөмкинлеге булуын билгеләп үттеләр.

Китапханә укучысы Зөһрә Гыйльфанова район газетасын балачактан, аның «Ленин байрагы» дип аталган вакытлардан ук укыганын искә алды.

Күргәзмәдә игенчелек, үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча әдәбият та тәкъдим ителде.


Нет комментариев