Аю мәктәбе колллективы ТАТМЕДИА филиалының күчмә кубогына ия булды
"Минзәлә" ниләр яза

Аю мәктәбе колллективы ТАТМЕДИА филиалының күчмә кубогына ия булды

2025 елга, район газетасына язылу йомгаклары буенча, Минзәлә районы мәктәп коллективлары арасында беренче урынга Аю мәктәбе коллективы лаек булды.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)

Алар күп еллар дәвамында «Минзәлә-Мензеля» газетасына тулаем коллектив белән язылалар. Рәхмәт аларга!!

Кубокны Минзәлә районы мәктәпләренең иң дәрәҗәле җыенында — директорлар җыелышында Аю мәктәбе директоры Фәнзир Халитович Фәрраховка ТАТМЕДИАның баш мөхәррире Илдус Шаһиев тапшырды.

Район газетасы белән хезмәттәшлек иткән өчен район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Ибраһимовка да рәмәтле «Минзәлә-информ» филиалы коллективы. 

Исегезгә төшерәбез, балалар бакчалары арасында кубок иясе булып «Чишмә» балалар бакчасы коллективы табылган иде.


Нет комментариев