Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Авыл җирлекләренең район газетасын укытудагы өлеше

Район газетасы язмышына битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать

Илдус ШАҺИЕВ, район газетасының баш мөхәррире

Авыл Советлары, хәзер җирлекләре элек тә район газетасын таратуда үз өлешләрен кертәләр иде. Аеруча кадрлар әзерләүдә. Хәзер почтада кадрларга аеруча кытлык. Шуңа “ТАТМЕДИА”ның Минзәлә филиалы үзе чыгарган газетаны, үзе тарату эшен җайга салып килә. Коллектив көче, авыл җирлекләре башлыклары ярдәме, почта хезмәте начальнигы Венера Новикова теләктәшлеге белән. Кадрлар проблемасы кискенләшә бара, ә район кешеләрен газетасыз калдыру, уку теләгеннән мәхрүм итү гөнаһ!

Шуңа хәзер авылларда район газетасына язылу динамикасын авыл җирлекләре графикасы белән бирә башлыйбыз.

Беренче графа – авыл җирлекләре, икенче – район газетасына почта аша язылучылар саны, өченче – редакция аша язылучылар (нигездә мәктәп һәм балалалр бакчалары коллективлары) һәм кибетләрдә сатылучы газеталар саны.

Аю      27        43

Әтрәкле         78        -

Бикбау           42        -

Иске Маҗын             14        22

Кадрәк                       70        11

Юшады          15        -          

Коноваловка 26        95

Хуҗәмәт        17        30

Усай   36        -

Наратлы кичү           27        9

Николаевка   57        5

Яңа Маҗын   35        -

Яңа Мәлкән   20        24

Тауасты Байлар        35        -

Воровский     51        -

Матвеевка     7          13

Иске Александровка 30        -

Иркәнәш        -           54

Урыс   -           59

Югары Тәкермән      4          30

Юртау26        -

Һәр җирлектә ничә йорт барлыгы, ничә кеше яшәгәнлеге безгә билгеле. Соңгы халык санын алу мәгълүматлары һәр җирлектә бар. Җирлек башлыклары йортлар санын һәм газета алдыручылар исәбен чагыштыра ала!

Без һич тә, авыл җирлекләре башлыкларына басым ясарга җыенмыйбыз. Киресенчә, үз авылларында кешеләр белән аралашканда газета укучылар саны белән горурлану мөмкинлеге тудырабыз. Бүгенге көндә җирлек башлыклары Алия Шәрипова, Сәрия Билалова, Айрат Галимов, Эльверт Шәймәрданов – инвесторлар, спонсорлар яздырган газетаны таратуда безнең белән хезмәттәшлек итәләр. Рәхмәт аларга!!!

Уйланыр өчен түбәндәге авылларга игътибар итегез: Каран-Азик, Яңа Мәлкән, Матвеевка, Югары Тәкермән, Хуҗәмәт. Шәһәрнең Садак бистәсендә яшәүчеләр нигездә газета укудан мәхрүм. “Для Вас” кибетенә куелган газетаны сатып алучы юк, анда яшәүчеләр редакция тараткан оешмаларда эшләсәләр генә газета укый алалар.

Коноваловка авыл җирлегендә Тупач авылы феномены районга үрнәк. Биредә китапханәче Лилия Миннеханова авылдашларына 45 газета тарата. Мәктәп коллективы 13 данә газетага язылды. Коноваловка авылында газета ике кибеттә сатыла. Мәктәп, балалар бакчалары коллективлары альтернатив формада язылалар.

Почта бүлеге начальнигы Эльмира Гыймазова подписчиклар санын арттыра бара.

Почта хезмәткәрләре өчен Усай авылы феномены үрнәк. Анда 36 гаилә район газетасын яздырып ала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев