Басма мәгълүмат чараларына сорау тотрыклы булып кала
13 гыйнвар Россия матбугаты көне. Социаль челтәрләр, цифрлаштыру, ясалма интеллект эпохасына кереп барганда басма мәгълүмат чараларына да сорау кимеми. Хәер, басма матбугат та, цифрлаштыру технологияләрен киң кулланып, укучыларыбызга җиткерелә.
Илдус ШАҺИЕВ, ТАТМЕДИА «Мензеля-информ» филиалының баш мөхәррире
Озын озак сөйләп торганчы «Минзәлә»-«Мензеля» газетасы мисалына гына тукталам.
2026 елның беренче гыйнварына район газетасын 1631 гаилә алдырачак. Бу район газетасы журналистларының гына түгел, газета укуын ташламаган укучыларыбызның да уңышы. Хәзер район журналистлары чыгарган сыйфатлы продукциясен укучыларыбызга җиткерү проблемасы кискенләшә бара.
Шуңа да карамастан, газета чыкты, чыга һәм чыгачак! Район газетасын укырга теләүчеләр Тукай, 19 адресында урнашкан «40 тартма» үзәгенә килеп, «Минзәлә»-«Мензеля» не сатып алсыннар. Көтәбез!
Журналистларны, газета белән хезмәттәшлек итүчеләрне, газета укучыларны профессиональ бәйрәм белән котлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев