Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Бизнес — керем чыганагы да, үз өстеңдә эшләү дә

Әлеге мәкаләнең тулы версиясен «Минзәлә» газетасының 19 июль, 2024 ел санында укыгыз.

Цифрлы технологияләрне үз мәнфәгатьләрендә файдаланып, үз эшләрен алып баручы якташларыбыз җитәрлек. Алар арасында райондашыбыз 26 яшьлек Владислав Зикин да бар.

Инде менә өч ел дәвамында ул эре интернет-мәйданчыкларда — маркетплейсларда үз умарталарында җитештерелүче бал продукциясе белән сәүдә итә.

Влад Бөгелмәдә туган, шәһәребезгә аңа 3 яшь булганда күченеп кайтканнар. Умартачылык — Зикиннарның гаилә шөгыле. Гаилә башлыгы Виталий (ул безнең шәһәрнеке, заманында Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында умартачыга укып чыккан булган), аның тормыш иптәше Гөлфия ханым, уллары Влад һәм Андрей — барысы да бу эштән читтәк калмыйлар.

— Мине умарта эшенә дә шул 3-4 яшьтән өйрәтә башладылар. Әти электән үк төрле ярминәкләрдә сәүдә итте, күргәзмәләрдә катнашты, — ди Влад.

Басуларга агу сибелгәч, алардагы бал кортлары һәлак булу күп умартачыларны борчый. Әлеге проблема белән Зикиннарга да очрашырга туры килә. Заманында 150 дән артык баш умартадан башласалар, хәзер аларның саны күпкә кимрәк.

«Күчмә умарталар тотабыз. Шул ук вакытта инде берничә ел дәвамында бер генә урында торучы умартабыз бар. Без биредәге хуҗалык белән умарта янында рапс чәчсеннәр, агу сипмәсеннәр, дип сөйләшәбез, алар безне тыңлыйлар», ди Влад.

Ә маркетплейсларда бал сатуны Влад 2020-2021 елларда, ягъни пандемия вакытында башлап җибәрә. Ул вакытта күп итеп сатылып бетмәгән бал продукцияләре җыелып кала. Күмәртәләп сату бәясе дә түбән була.

— Маркетплейсларның таләпләре нык каты. Сәүдә итә торган продукцияң сыйфатлы һәм моны раслаучы белешмәләр булуы мөһим, — ди Влад.

Бал белән беррәттән прополис, балавыз, перга белән дә сәүдә итәләр.

Сатып алучыларның географиясе дә киң. Россиянең төрле төбәкләре, шул исәптән Ерак Көнчыгышка, чит илләрдән Белоруссиягә, Казахстанга да җибәрелә аларның балы. Вайлдбериздагы сатучы карточкасыннан мәгълүматка караганда, 3,5 ел эчендә Влад Зикин 10 меңнән артык тапкыр сату операциясе үткәргән, 1500 кайтаваз җыйган, рейтингы да бик югары — мөмкин булган 5 баллдан 4,8 балл.
Онлайн формат белән беррәттән оффлайн турында онытмыйлар. Ягъни, ярминкәләрдә катнашалар, продукцияләрен шәһәрнең кайбер кибетләренә дә сатуга куялар.

«Үзебезнең кибет ачарга да план бар иде, әмма ул рентабельле булмас, дигән фикергә килдек. X5 төркеменә караучы „Пятерочка“, „Перекресток“ кибетләренә дә керергә планлаштырабыз. Әлбәттә, аларның таләпләре дә күпкә катгый, продукция дә зуррак күләмдә булырга тиеш. Без моны булдыралабыз, дип саныйм», дип планнары белән уртаклаша Влад Зикин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев