Эш урынына “Минзәлә”-“Мензеля” газетасын алдыручы оешмалар саны арта бара
5-15 декабрь көннәрендә район газетасына почта аша яздыручылар фәкать 661 сум 38 тиен генә түләячәк.
Илдус ШАҺИЕВ
“Минзәлә”-“Мензеля”не альтернатив юл белән алдыручылар исә газетага һәрвакыт арзан хакка языла. Эш урыннарына китереп бирү 594 сумга төшә. Аның өстенлеге арзан хакта гына түгел. Газета һәр җомга көнне иртәнге якта коллективларга барып җиткән була. Шуңа да подписканың альтернатив төрен сайлаучы оешмалар саны арта. Безне аңлаган җитәкчеләргә, коллективларга зур рәхмәт. Хезмәттәшлек алга таба да дәвамлы булыр дигән ышанычта калабыз.
Менә алар: үзәк китапханә – 30, “Август” – 26, үзәк хастаханә – 25 данә, Боз сарае, район мәгариф бүлеге – 18, Аю мәктәбе һәм балалар бакчасы – 16, “Шатлык” балалар бакчасы, Тупач мәктәбе – 13, “Балачак” – 12, Минзәләсервис, татар гимназиясе, сигезенче балалар бакчасы – унар, Коноваловка, Хуҗәмәт, Кадрәк мәктәпләре – тугызар, Матвеевка мәктәбе – 5.
Тупач авылы халкы “Благодарение” фонды ярдәме һәм газета яздырып, таратуны үз өстенә алган Лилия Миннеханова көче белән 43 данә газетаны альтернатив төстә арзан хакка яздыра. Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова җитәкчелеге һәм Әлфия Хаматшина ярдәме белән 28 гаилә газетаны редакция аша арзан яздыра!
АТП, Нефтяник, җиденче балалар бакчасы, ПМК коллективлары әлегә алтышар данә газета алдыра. Безнең аша язылуның өстенлеген тойгач, әлеге коллективларда да газетаны арзан хакка алдыручылар артыр дигән өметтә калыйк. Икешәр данә генә алдыручыларга да киләчәктә дистәләп район газетасы китереп бирергә әзер без!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев