Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Газета зур көчкә ия

“Минзәлә”- “Мензеля” газетасы редакциясе үз эшчәнлеген: «Газета - кәгазь генә түгел, зур көчкә ия, аңлаган кеше шуңа безне тиң күрә.. », дигән принципка нигезләнеп алып бара. Бу лозунг конкрет күрсәткечләр белән дә ныгытыла – гыйнвар аенда гына почта аша язылучылар саны 42гә артты.

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Түбәндәге хатны редакциягә безнең белән инде озак еллар дәвамында хезмәттәшлек итүче 3 нче санлы "Чернышевский" ТОС җитәкчесе Надежда Волощенко җибәрде:

«"Минзәлә" газетасының зур көчкә ия булуы дөрес ул. Әлбәттә, шикләнүчеләр дә табылырга мөмкин, имеш, интернет, социаль челтәрләр бар дип. Тик өлкән буын кешеләре яраткан газеталарын укырга күнеккән. Мин газетаны "Кырык тартма” редакциясе кибетеннән алдырам. Миңа редакциягә килеп, аның һәрвакыт мөлаем, кызыксындырган сорауларга җавап бирергә әзер булган хезмәткәрләре белән аралашу бик ошый.

Ә Яңа ел алдыннан 3нче ТОС территориясендә яшәүче актив шәһәрдәшебез, хезмәт ветераны Валентина Осиповага (фотода) "Август-Мөслим" ҖЧҖ генераль директоры Азат Нәҗметдинов исеменнән "Минзәлә" газетасына подписка бүләк  ителде. Аның әлеге бүләккә ничек куанганын күрсәгез иде сез!

Әйтер сүзем шул: хөрмәтле минзәләлеләр, "Минзәлә" газетасын алдырыгыз, анда бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар бар. Һәм газета зур көчкә ия».

Реклама. АО "ТАТМЕДИА"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев