Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
"Минзәлә" ниләр яза

Газетабызның даими укучысы Светлана Петрова «Минзәлә-информ» филиалы бүләгенә лаек булды

Ул «Минзәлә» район газетасын күп еллар дәвамында «Кырык тартма» халыкка хезмәт күрсәтү үзәге аша алдырып килә.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Светлана Петрова район газетасына күп еллар дәвамында язылып килә. Шәһәр үзәгеннән еракта яшәсә дә, җомга көнне газета артыннан редакциягә килүне ул саф һава сулап, җәяү йөрү — хәрәкәт дип кенә атый. Шулай ук «Кырык тартма» аша әле ул «Татмедиа» АҖ басмасын — «Чаян» журналын да алдыра. Әлеге даими укучыбызга рәхмәт йөзеннән һәм Яңа ел бәйрәме белән котлап, аңа «Минзәлә-информ» филиалы коллективы бүләк тапшырды. 

—Район газетасын яратып укыйм. Алдагы елларда һәр көнне була торган истәлекле даталар, бәйрәмнәр хакында атналык мәгълүмат биреп бара идегез, быел ул рубрика булмады. Бәлки, киләчәктә аны тагын яңартып җибәрерсез дигән теләгем бар. Район, шәһәр кешеләре хакында язмаларны да зур кызыксыну белән укып барам. Хәзер инде мин пенсиядә. Пенсиям зур түгел, шулай да газетага һәрвакыт язылам. 

Исегезгә төшерәбез: «Кырык тартма» да «Минзәлә» район газетасына иң очсыз бәядән язылырга булырга. 2026 нчы елның беренче яртысына язылу бәясе — 750 сум!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев