Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
"Минзәлә" ниләр яза

Газетадан аерылырга ашыкмагыз

Соңгы вакыйгалар күрсәткәнчә, интернет, димәк, социаль челтәрләр бүген бар, иртәгә юк хәлендә калырга мөмкин.


Кешелеккә аралашу өчен хәбәрдарлык — язышу кирәк. Язганны укырга омтылу һәрвакыт булган.

Басма матбугат менә шул язылмаган законның дөреслеген күрсәтеп тора. 

Цифрлы технологияләр безне басма матбугаттан коры калдыра язды. Хәзер, бәлки, акылыбызга килербез. Матбугатны финанслауга, сүз дә юк, акча күп кирәк. Татарстан хөкүмәтенә олы рәхмәтлебез. Кәгазь алу, газетаны бастыру чыгымнарын алар күтәрә... Оптимальләштерү юлларын табарга туры килә! Әмма газеталарсыз булмый. Газета чыкса, тарату юлын табып була. Без моны үз мисалыбызда расладык.

2025 елның икенче ярты елында да безнең белән калучыларга бик зур рәхмәт! Төрле сәбәпләр белән июльдә языла алмаучыларда, һичшиксез, августта, сентябрьдә, ел дәвамында кабаттан газета уку теләге уяныр дип өметләнәбез.

Чынлап та, иске дус (газета) ике яңаны (барлык социаль челтәрләр) алыштыра. Тора-бара бу әйтем хакыйкатькә әйләнәчәк әле!

Киләчәктә дә бергә калыйк!

Хөрмәт белән Илдус Шаһиев, баш мөхәррир генә түгел, күңеле белән газета кешесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев