Газетаны гаиләләре белән яратып укыйлар
Минзәлә базарында сату итүче Зиатдиновлар гаиләсе «Минзәлә» район газетасын күп еллар дәвамында альтернатив юл белән алдыралар.
Җомга көнне редакция хезмәткәре Кадрия Марданова газетаны аларның эш урыны — базарга илтеп бирә.
«Минзәлә-информ» филиалы Яңа ел бәйрәме алдыннан үзенең тугры укучыларын бүләкләр белән сөендерде. Укырга яратучы Зиатдиновлар гаиләсенә исә татарча бик тә эчтәлекле китап бүләк итте.
Әгәр дә 2026 елның беренче яртысына район газетасына язылырга оныткансыз икән, почта бүлекләренә яки «Кырык тартма» га рәхим итегез. Газета алдагы айдан ук өегезгә килә башлаячак. Ә "Кырык тартма"дан исә үзегезгә килеп алырга кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев