Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Һәр эшләнгән объект яңа казанышларга көч бирә

Соңгы елларда без илебездә дә, республикабызда да яңа автомобиль юллары төзү күләменең даими үсешен күзәтәбез.

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан «Татавтодор» АҖнең Минзәлә филиалы директоры Марат Сәмигуллин белән бергә узган төзелеш сезонына йомгак ясыйбыз. 

Әңгәмәдәш — Илшат ВАГЫЙЗОВ

— Марат Марсович, быел нинди күрсәткечләргә ирештегез?

— Эшчәнлегебезнең төп юнәлеше — Минзәлә, Актаныш һәм Мөслим районнарында юллар төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, төзекләндерү һәм карап тору. Юлларның озынлыгы 953, 897 км. быел безнең филиал 1 883111,341 мең сумлык эш башкарган, шул исәптән автомобиль юлларын карап тоту 447 227,444 мең сум тәшкил итә. Имин сыйфатлы юллар кысаларында да эшләр башкарылган. 2024 елда 73 мең тонна асфальт-бетон катнашмасы җитештерелгән. 

— Кадрлар белән халәт ничек? Үз белгечләрегез турында тулырак сөйли аласызмы?

— Филиалда иң профессиональ кадрлар эшли. Мәсәлән: филиалның баш инженеры Фаяз Галиев, филиал директоры урынбасары Радик Корнилов, «Актаныш» юл участогы начальнигы Ришат Идрисов һәм «Мөслим» юл участогы начальнигы Илнур Гәрәев. Безнең бүлекләр бик көчле — әйдәп баручы бухгалтер Альбина Шакирова җитәкчелегендәге бухгалтерия, кадрлар бүлеге — Марина Хомяк, ПТО — Любовь Архипова, филиалның баш энергетигы — Геннадий Коростин, филиалның баш механигы Илфар Газетдинов. Безнең компания эшләрне башкару һәм кулланыла торган материалларның сыйфатына бәйле рәвештә үзенең абруен югары бәяләгәнлектән, бездә җитештерүнең барлык этапларында да катгый контроль урнаштырылган. Бары тик сыйфатлы материаллар гына сатып алына һәм кайтарыла. Моның өчен мәйданчыкка кайткан барлык продукцияне тикшерү башкарыла. Моның белән иң заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән үзебезнең сертификацияләнгән лабораториябез шөгыльләнә. Моннан тыш, лаборатория эшләп чыгарыла торган продукциягә, ягъни асфальт-бетонга операцион контроль үткәрә. Әлеге эшләр белән лаборатория башлыгы, югары квалификацияле белгеч Ирина Михайлова җитәкчелек итә. Озак еллар дәвамында безнең предприятиегә һәм тармакка тугры калып эшләүчеләр бар, болар — «Мөслим» ДРСУ механигы Ришат Сахаутдинов, АБЗ операторы Илшат Нәбиев, машина йөртүчеләр Александр Рубцов, Илдар Әхтәмов, Лимар Фазлыев, Марат Сәйфуллин, Шәрип Гыйльметдинов, прораб Илнур Хәлилов, юл эшчесе Разиха Нуретдинова, Дилшат Хаҗиев, бетончы Рабис Акмалов, йөк төягеч йөртүчесе Юрис Вәлиев, Электрик Виталий Лебедев, «Актаныш» ДРСУ пешекчесе Илсөяр Корбанова, «Мөслим» ДРСУ слесарь-ремонтчысы Фәрит Зиязов, «Мөслим» ДРСУ автомобиль краны машинисты Илһам Хәлилов, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы Рәфия Шәрипова.

— Сезнең коллективта буыннар дәвамлылыгы белән бәйле вәзгыять нинди?

— Бүгенге көндә, техника һәм технологияләрнең бик тиз үсүен исәпкә алып, өлкән буын яшь белгечләргә остаз булып тора, аларга ярдәм күрсәтә, укуга өнди һәм еллар дәвамында тупланган тәҗрибәләрен тапшыра.

Яшь белгечләр — филиалыбызның киләчәге. Аларны аерым билгеләп үтәсе килә: «Мөслим» ДРСУ начальнигы урынбасары Нияз Шәймиев, «Актаныш» ДРСУ начальнигы урынбасары Марсель Хуҗагалиев, асфальт-бетон заводы прорабы Роман Рубцов, эш башкаручылар Тимур Рубцов, Анатолий Арсланов, Альберт Гыйззәтуллин, Солтан Вәлиев, Леонид Санников, Айдар Вәлиев, Артур Муллахмәтов, Реназ Хәбиров, Андрей Ботов, Василий Кармантаев, Руслан Гайфуллин. Җәйге төзелеш сезонында бездә шулай ук Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары эшли. Коллективта артык кешеләр юк, һәм алар барысы да үзләренең нинди бурычларны үтәүләрен беләләр. Сүз уңаеннан, 2024 елның 10 октябрендә безнең хезмәткәрләр: Volvo автомобиле йөртүчесе Леонид Санников һәм яшь белгеч, табельщик Ксения Стахеева гаилә кордылар. «Татавтодор» АҖнең Минзәлә филиалы коллективы яшьләрне котлый һәм аларга озын, бәхетле гаилә тормышы тели.

 

Интервьюның тулы варианты «Минзәлә» газетасының 2024 ел, 18 октябрь санында чыкты 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев