Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
"Минзәлә" ниләр яза

Ярты гасыр «Минзәлә» газетасы белән бергә

Минзәләдә яшәүче Фоат Зиятдинов «Минзәлә» район газетасын 50 ел дәвамында алдыра.

Газетаны баштагы елларда почта аркылы яздырып алган булса, соңыннан исә аны эш урынына газетаны таратучы редакция хезмәткәре Кадрия Марданова аркылы алдыруга күчә. Ә менә соңгы ун елда район газетасын халыкка хезмәт күрсәтүче үзәк — «Кырык тартма» аша алдыра. Октябрь аенда ук инде Фоат абый Зиятдинов газетаны «Кырык тартма» аша алдыручы әбүнәчеләр арасында иң беренчеләрдән булып 2026 нчы елның беренче яртысына "Минзәлә«гә язылып куйды. Беренче язылучы буларак, «Минзәлә-информ» филиалы аңа махсус бүләк тапшырды. 

Фоат Зиятдинов:
—Һәр атнаның җомга көнендә Изыскательләр бистәсеннән җәяүләп газетаның яңа санын алу өчен шәһәр үзәгенә — "Кырык тартма"га киләм. Бик уңайлы: газетаны вакытында кулыңа аласың, төрле сәбәпләр аркасында килә алмый калсам да, газетаның бер саны да югалмый, шунда җыелып барыла. "Минзәлә«гә иң очсыз бәя биредә. Газетадан тыш, әлеге үзәктән яңа чыккан татарча китапларны да сатып алам. Газетаны үзем дә, тормыш иптәшем Илфа да яратып укыйбыз. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы, инвесторлар, комбайнчылар хакындагы язмалар, спорт һәм бакчачылык темасы кызыклы үземә. Газетаның бер юлын да калдырмый укып чыгам. Бөтенесен дә бер көнне түгел, ә иркенләп ике-өч көн дәвамында тәмләп кенә укыйм. Газетаны алдагы елларда да алдырачакбыз, редакция хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар телим. 


Исегезгә төшерәбез, 13 нче декабрьга кадәр район газетасына арзан хакка язылырга мөмкин. Райондашларыбызны почта бүлекләрендә, редакциянең газетага яздыру һәм тарату үзәге булган «Кырык тартмада» көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев