Юл төзүчеләре эшләгәндә икътисад үсүен дәвам итәчәк
16 октябрь – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без “Татавтодор”АҖнең Минзәлә филиалы җитәкчесе Марат СӘМИГУЛЛИН белән филиалның эшчәнлеге, тырыш хезмәткәрләре хакында әңгәмә кордык.
–М-7 “Волга” автоюлын ике яклап та ике полосы итү буенча республика территориясендә эшләр башланды. Минзәлә районы территориясендә юл эшләре кайчан башлана?
–Әйе, соңгы елларда М-7 “Волга” автоюлына йөкләнеш нык артты. Шул сәбәпле Россия хөкүмәте карары нигезендә әлеге автоюлны реконструкцияләүгә акча бүлеп бирелде. М-7 юлын реконструкцияләү Республиканың төп магистрале буенча хәрәкәт иткәндә юлдагы вакытны киметергә һәм юл иминлеген арттырырга мөмкинлек бирә. Автоюлда күпләп машиналар йөрүне тәэмин итү өчен ике яклы хәрәкәттә дә икешәр полосалы юл булачак. Юллар тоташкан һәм кисешкән урыннарда ике яруслы транспорт чишелешләре төзеләчәк. Минзәлә районы территориясендә эшләр ноябрь аенда башланачак. Әлеге төзелеш эшләре 2026 елда тәмамланырга тиеш.
Интервьюның тулы вариантын "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 14 октябрь, 2022 ел санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев