Кубоклар әзер
Район газетасына язылу бер көн дә туктап тормый.
Вәгъдә иткәнебезчә, 2025 елның икенче яртысына язылу йомгаклары буенча «Иң укымышлы коллектив» дигән ике күчмә кубок булдырдык. Аны җиңүчеләргә август аенда язылу нәтиҗәләре буенча тапшырачакбыз. Бу кубокка ия булу өчен нәрсә эшләргә соң?! Әлбәттә, колективта эшләүчеләр актив рәвештә 2025 елның икенче яртысына район газетасына язылырга тиешләр.
Кубоклар әлегә мәктәп һәм балалар бакчаларына тапшырылачак. Инде бүгенге көндә үк бу исемгә лаек булырлык коллективлар бар: Хуҗәмәт, Коноваловка, Аю, шәһәрнең икенче мәктәбе, унынчы, сигезенче, өченче, беренче, унберенче санлы балалар бакчалары.
Һәр коллективтан менә шундый формада мәгълүмат көтәбез.
Коллективта эшләүчеләр саны
Газетага язылучылар саны
Шул исәптән:
Почта аша
«Кырык тартма» аша
Урын чыгарганда почта аша язылу да "Кырык тартма"дан алучылар саны бергә кушылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев