Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
"Минзәлә" ниләр яза

«Кырык тартма» га килеп газетага язылу — арзан һәм гарантиягә ия

«Минзәлә»- «Мензеля» ның вакытында кулга килеп эләгүенең гарантияле һәм арзан юлы — «Кырык тартма» аша язылу.

Ярты елга да, айлап та язылырга мөмкин! Һәр атнаның теләсә кайсы көнендә, үз җаегыз белән килеп алырга була. Хәтта альтернатив юл белән язылу да кеше факторына бәйле. Безгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында тиешле вакыттан соңга калырга мөмкин. Редакция коллективы әлегә аягында нык тора! Димәк, газета чыгаруны дәвам итәбез. Киләчәктә дә бергә калыйк!

Хөрмәтле укучыларыбыз! 2026 елның беренче яртысының соңгы саны чыкты.

Чөнки җәмгыятьтә шундый шартлар туды: журналистлар язган, "Идел-Пресс"та басылган газетаны укучыларыбызга җиткерү тагын да кыенлашты. Менә бу санны да күп укучыларыбыз (шәһәр, Байлар, Наратлыкичү, Коноваловка авылларыннан тыш) җомга көнне алмаячак. Иң аянычы шул, кайбер авылларда, шәһәрдәге участокларда газета укучы кулына сишәмбе генә килеп ирешкәли. Гадәттән тыш хәл! Чөнки почтада оптимальләштерүдән соң, Минзәләдә газета бүлү участогы бетерелде.

Калган почта бүлекләренә (авылларга) газета шимбә генә китерелә. Шулай итеп, почтальон белән проблема туса (көзгә таба караңгы да тиз төшә) газетаның кайчан барып җитәсе билгеле түгел. Гафу итегез! Шуңа газетаны намуслы таратучы һәр почтальонга баш иеп, зур рәхмәт диябез!
Безнең газета сенсацияләр язмый, район тормышы, аның кешеләре язмышын гына яктырта. Әйе, күләме аз. Әйе, атнага бер генә чыга. Җәмгыятьтәге барган тиктоник үзгәрешләр сәбәпче моңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев