Мәгълүматсыз кеше томана - шулардан ялган тарала
Ялган хәбәрнең үз термины бар — фейк.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Үткән ярминкәдә фейк таратучылар белән аралашырга туры килде. Ярминкә буласын авыл хуҗалыгы идарәсе алдан хәбәр итмәгәгән, имеш! Аралаша торгач, ул кешеләрнең газета гына түгел, ВК дагы "Мензеля-ньюс"ны укымаулары да аңлашылды. Шуңа да, аларга җавап йөзеннән язылган материалыбызның башын әнә шулай дип атадык.
Ярминкәдә сатып алучыларның аз булуы хәбәрдарлык булмаудан түгел, җитешлектән! Кеше үзенә кирәкле товарны кибетләрдән таба хәзер. Шәхси йортларда җитештерелгән ит, сөт, сөт ризыкларын, күкәй һәм башка товарларны өеңә китереп бирәләр. Акчаң гына булсын! Берәү дә ярминкә көнне колбаса, чикләвек, башка товар алганда сатулашмый. Бәяләр шулай булырга тиеш дип кабул итә. Ә сатулашырга, кирәк кенә түгел, тиеш. Ярминкә — ул базар. Сатулашсаң итне генә түгел, балык бәясен дә төшерергә була торгандыр. Ә сатучы хәйләкәр — артыгын алып чыкмый. Товары кире алып кайтырлык кала икән — бәясе төшәчәк.
Гомумән, товар — акча мөнәсәбәтләре кешенең куллану ихтыяҗыннан тора. Кирәк икән — эзләп таба. Ашарга ризыгыбыз, эшләргә хезмәтебез, канәгать яшәргә теләгебез булсын!!
Мәгьлүматлы булу өчен газета да бар, социаль челтәрләр дә.
Исегезгә төшереәбез, 12 апрельгә кадәр «Минзәлә» - «Мензеля» район газетасына ташламалы бәядән язылырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев