Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Минзәлә Агробазарында сатуга район газетасы һәм башка полиграфия продукциясе куелды

Минзәләдә Агробазар булачак , дигән сүзләр күптән йөри иде.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Садак бистәсендә җир белән проблема чыкты, бугай. Юртау бистәсендәге объектның ачылуына да төрле каршылыклар чыгып торды.
Былтыр ул территориядә, ниһаять, җанлану башланды. Бер өлешендә кафе ачылды, икенче өлешендә ысланган, кыздырылган балык, ит, башка азык- төлек товарлары сатыла башлады. Ыслау цехы үзләренеке. Буш павильоннар да бар әле. Быел җәй, көз аларга Юртау янындагы юлда хәрәкәткә куркыныч тудырып, сәүдә итүчеләр кереп утырырлар, бәлки. Олы юлдан Агробазарга керү- чыгу юлы бар..Хәтта фуралар керә башлаган бу территориягә.
Без нигә игътибар иттек әлеге Агробазарга?! Сүз дә юк, яңа социаль объектның эчке мөмкиинлекләре белән танышу иде.Танышкач, биредә район газетасын гына түгел, ТАТМЕДИА чыгарган башка полиграфик продукцияне дә сатарга куеп карарга булдык.
Чөнки бирегә олы юлдан кунаклар, шоферлар гына түгел, шәһәрдә яшәүчеләр дә килә икән.
Безнең максат, исә, бик гади- һәркемгә, кайда булуына карамастан, район газетасын кулга алып, танышу- уку мөмкинлеге тудыру!! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев