«Минзәлә» газетасын үзе яшәгән йорт янындагы кибеткә алдыра
Тугры газета укучыларын «Минзәлә-информ» филиалы коллективы Яңа ел алдыннан бүләкләр белән сөендерде.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Минзәләдә яшәүче Зоя Петухова район газетасын альтернатив юл белән яздырып ала.
—"Татфондбанк«та эшләгәндә газетаны эш урынына яздырып ала башладым. Аны редакция хезмәткәре Кадрия Марданова алып килә иде. Соңнынна ЗАГСта эшләдем. Анда да газетаны шул рәвешле эш урынына алдырдым. Ә инде эштән киткәч, газетаны йорт янәшәсендәге «Авокадо» кибетенә яздырып ала башладым. Минзәлә газетасының һәр яңа санын җомга көнне әлеге кибеткә сатуга да куялар. Бик җайлы. Мин редакциянең төрле социаль челәрләреннән дә, сайтыннан да яңалыкларны карап, укып барам. Ләкин газета уку миңа күбрәк ошый. Киләчәктә дә «Минзәлә-информ» коллективына эшләрендә уңышлар телим, газетада кызыклы һәм яхшы хәбәрләр генә булып торсын. Әлбәттә, шундый көтелмәгән бүләккә лаек булуга бик шатмын, редакция коллективына рәхмәт.
Газетага язылу юллары күп! Нинди юл сезнең өчен уңайлы икәнен үзегезгә сайлыйсы гына кала.
Исегезгә төшерәбез: «Кырык тартма» да «Минзәлә» район газетасына иң очсыз бәядән язылырга булырга. 2026 нчы елның беренче яртысына язылу бәясе — 750 сум!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев