«Минзәлә» газетасының 13 сентябрь, 2024 ел санының анонсы
Минзәләдән МХО да катнашучы 1 нче мәктәптә «Батырлык дәресе» ндә булды — бу турыда 1 нче биттә.
ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауларның ничек узуы һәм җирле үзидарә депутатларын өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре белән 2-3 биттә танышырга мөмкин.
Кадет интернат-мәктәбе Минзәлә районында үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү үзәкләреннән берсе булып тора — 4 бит.
«Тын ау» ны яратучы Мәлкән авылында яшәүче Гөлчәчәк Шишкина үзенең мавыгуы турында сөйли һәм гөмбәләрне маринадлау рецепты белән уртаклаша — 5 бит.
Ә матурлыкка гашыйк булган Николаевка авылы кешеләре Чекардовлар ел саен йорт яны участогында күз явын алырлык чәчәкләр үстерәләр — бу хакта шулай ук 5 нче биттә укырга мөмкин.
Яңа уку елын Минзәлә балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары яңа бинада каршы алдылар — 8 бит.
Республика яңалыклары белән «Атна вакыйгалары» кушымтасы таныштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев