«Минзәлә» газетасының 2024 ел, 2 август саны анонсы
Даими укучыбыз шәһәрдә америка өрәңгеләрен кисеп бетеререргә, әлеге агач үсүгә юл куймаска кирәк, дип яза — 3 бит.
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Аю авылында контрактчы егет һәм аның әтисе мәчеттә Коръән ашы үткәрделәр — 1 бит.
Бер укытучы үзенең зур акчага кызыгып туңдырма ясау заводына эшкә китүе тәҗрибәсе белән уртаклаша — 5 бит.
Әфганчы Азат Әхмәтханов, әтисенең васыятен үтәп, Бикбау авылының зиратын тәртипкә китерә — 4 бит.
ФАПлар авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүнең мөһим этаплары булып торалар, ә фельдшерның ярдәмчесе — сәркатип түгел. Бу турыда тулырак 3 биттә укырга була.
Шулай ук 4 биттә медицина училищесы директоры Рушания Бәдртдинова белән әңгәмә чыга.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүче волонтерларны бүләкләү булды — 8 бит.
Республика яңалыклары белән «Атна вакыйгалары» кушымтасы таныштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев