«Минзәлә» газетасының 2024 ел, 9 август саны анонсы
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә» газетасының 2024 ел, 9 август саны анонсы

Шәһәрдә чәчәк үстерүчеләр арасында конкурс игълан ителде. Аңа нәтиҗәләр Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәмдә ясалачак — 8 бит.

«Фельдшер авылда иң мөһим кеше», диләр газета укучылар — 2 бит.

Коноваловка терлекчелек комплексында хезмәт куючы электрик Владимир Ильич Никитин турында 1 биттә укырга була.

Тумышы белән Башкортостаннан булган Рөстәм Нәбиев, өйләнгәч, Әтрәкле авылындагы «Заиковский» хуҗалыгына эшкә килә — 2бит.

БДИ тапшыру буенча нәтиҗәләр химия, тарих, биология, физика, математика буенча яхшырган. Ә төп дәүләт имтиханнарына тарих һәм рус әдәбияты буенча результатлар республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Бу хакта 3 биттә укырга була.

Районда кадрлар алышынуы турында мәгълүматлар, файдалы киңәшләр белән 7 биттә танышырга була.

Республика яңалыклары белән «Атна вакыйгалары» кушымтасы таныштыра.


Нет комментариев