«Минзәлә» газетасының 2024 елның 1 ноябре саны анонсы
Минзәлә үзенең уникаль эшләнмәләр ясаучы осталары белән дан тота. Аларның берсе-Карина Камашева, ул үзмәшгуль сыйфатында ярминкәләрдә дә катнаша. Аның турында мәкалә 1 биттә чыга.
«Август-Минзәлә» хуҗалыгында көнбагышка ихтыяҗ зур, диләр — 2 бит. Марий Элда туып, Лениногорск районында үскән егет хәзер «Камский бекон» ҖЧҖнең Коноваловка терлекчелек комплексында ветеринар булып эшли — 2 бит.
Мәгариф өлкәсендәге яшь белгечләр «Минзәлә» газетасына интервью бирделәр — 3 бит.
Шулай ук 5 биттә тарих фәннәре кандидаты Антон Лыганов белән Яңа Бикчәнтәй каберлегендәге табылдыклар турында әңгәмә чыга.
Район халкы «Пушкин карталарыннан» актив файдаланамы? Бу хакта — 5 биттә. Коммуналь хезмәтләрнең техникасы кышка җитәрлекме? Бу хакта 6 биттә.
Демография яңалыклары — 8 нче биттә.
«Атна вакыйгалары» ркспублика яңалыклары белән таныштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев