Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә» газетасының 2024 елның 12 июль саны анонсы

Укучыларыбыз өчен күптән көтелгән бүләк — 3 биттә Минзәлә районы шагыйрьләренең шигырьләре басыла.

1 биттә тумышы белән Санкт-Петербург шәһәреннән булган минзәләле турында материал чыга. Юрий, абыйсы үрнәгендә, контрактка кул куя һәм МХО га китә.

Хуҗәмәт РМЗ инновацияләрне кертү белән бәйле рәвештә үзендә җитештерелүче техниканы камилләштерүне дәвам итә. Күптән түгел завод "Агроволга«халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашты. Предприятие турында материал 2 биттә чыга.

4 нче биттә Минзәлә районы тарихы белән бәйле фотолар басыла.

5 нче биттә МХО да катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүче волонтерлар турында материал чыга.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышында район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү мәсьәләләре каралды. Шул исәптән Минзәлә районы территориясе буенча уза торган федераль трассада.

Алдау гамәлләре өчен явыз ниятле кешеләр үзләрен хәтта медицина хезмәткәрләре булып таныштыралар һәм СНИЛС сорыйлар. Бу турыда 8 биттә укыгыз.

Татарстан Республикасы яңалыклары белән «Атна вакыйгалары» кушымтасы таныштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев