«Минзәлә» газетасының 2024 елның 16 августы саны анонсы
Район газетасы журналистлары «Олимпиец» лагеренда тәрбияләнүчеләрдә кунакта булдылар — 5 бит.
Системалы эш үзен сиздерә: ашлык киптергечләр «Калмурза» хуҗалыгына яңгырларның урып-җыюга йогынтысын җиңәргә мөмкинлек бирә-1 бит
Районда ТР Дәүләт Советы депутатлары булып китте. Алар республика казанышлары белән таныштырдылар һәм район халкының сорауларын тыңладылар — 2 бит.
Минзәләдә яшәүче Рафия Вәлиева СССРның беренче иярченнәрен җибәрүдә катнашкан һәм легендар совет галиме, конструктор Сергей Королев җитәкчелегендә эшләгән әтисе Мөнәздал Вәлиев турындагы истәлекләре белән уртаклаша. Бу мәкаләне 3 биттә укырга мөмкин.
4-6 битләрдә Тауасты Байлар авылы тарихына багышланган материал чыга.
Җәй — яшүсмерләр өчен ял итү вакыты гына түгел, акча эшләү мөмкинлеге дә ул. Кемдер әле үзенең беренче хезмәт хакын кая сарыф итәчәген хәл итмәгән, ә кемдер ноутбук сатып алырга тели. Тулырак 5 биттә.
Яңа кадрлар алмашынуы, НДФЛ керемнәре күләме, авылларның берсендә балалар бакчасы ябылуы — бу хакта 8 биттә.
Республика яңалыклары белән «Атна вакыйгалары» кушымтасы таныштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев