«Минзәлә» газетасының 2024 елның 19 июле саны анонсы
Минзәлә районына эш сәфәре вакытында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин якын арада үзәк район хастаханәсенә стационар маммограф һәм компьютер томографы кайтачагын хәбәр итте. Бу хакта тулырак — 2 биттә.
1-3 битләрдә контракт хезмәте турында Минзәлә районы хәрби комиссары Сергей Владимиров белән әңгәмә басыла.
2 биттә интернетта уңышлы сәүдә итүче яшь эшмәкәр Владислав Зикин турында материал чыга
Минзәлә районында демография яңалыклары белән 3 нче биттә танышырга була.
Шулай ук бу биттә районда «Безнең ишегалды» программасының тормышка ашырылуы турында материаллар бастырыла.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Минзәләдә 50, 55, 60 һәм 65 ел бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр. Ә бер пар хәтта мактаулы хөкүмәт бүләгенә дә лаек булды — тулырак итеп 4 һәм 5 битләрдә.
Куян авылында МХО да катнашучы белән очрашу булды — 8 бит.
Республика яңалыклары белән «Атна вакыйгалары» кушымтасы таныштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев