Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә» газетасының 2024 елның 20 сентябре саны анонсы

Минзәләдә Бөтенроссия рекорды куйдылар — авырлыгы 46 килограммнан артык булган адыгей сыры әзерләделәр. Рекорд куелган республика сыр фестивале, сыр әзерләүнең технологик процессы турында тулырак мәгълүматны 1, 2, 8 битләрдә укырга мөмкин.

Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау турында район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев белән әңгәмә 3 биттә чыга. 

Минзәлә районы комбайнчыларының эш күрсәткечләре белән 2 нче биттә танышырга була. 

Җәй көне 20дән артык яшүсмер эре агрофирмага эшкә урнашты. Алар «Минзәлә-информ» журналистына эштән алган тәэсирләре һәм беренче хезмәт хакларына планнары турында сөйләделәр — 4 бит. 

Шулай ук 4 нче биттә районыбызда яшәүчеләр һәм кунаклар Минзәләнең тормышыннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Быелгы беренче көзге ярминкә булды — 5 бит. Ә якташыбыз Фаизә Бәдриева «Татар кызы — 2024» халыкара конкурсында уңышлы чыгыш ясады. Дөрес, ул Мәскәү данын яклады — 5 бит. 

Суд утырышлары залындагы яңалыклар белән 6 биттә танышырга мөмкин. 

Безнең барыбызга да таныш тозланган кәбестә — тәмле продукт кына түгел, ә С витамины һәм башка бик күп файдалы матдәләр чыганагы да. Бу хакта 7 нче биттә укыгыз.

Никольский соборын мәдәни мирас объекты итеп танырлармы? Храмның настоятеле Роман Храмутичев җавап бирә — 8 бит. 

Республика яңалыклары белән «Атна вакыйгалары» кушымтасы таныштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев