«Минзәлә» газетасының 2024 елның 23 августы саны анонсы
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә» газетасының 2024 елның 23 августы саны анонсы

Минзәлә районында яшәүчеләр балаларын мәктәпкә әзерләү өчен гаилә бюджетыннан күпме акча бүлеп бирәләр? Бу хакта 5 нче биттә укырга мөмкин.

Янгын сүндерү бүлегендә эшләүче Рамил Гайсин җәй көне комбайн артына утыра — 1 бит. 

Тукай районында якташыбыз язучы Равил Сабырны һәм Минзәлә театры артистларын хөрмәтләделәр-2 бит.

Мәчет каршында балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылды-3 бит.

МХО да катнашучыларга ярдәм итү өчен волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашучы Айгөл Шәмсемөхәммәтова турында 4-6 биттән укып була.

Тегермәнче авылында яшәүче Роза Хәертдинова йорт яны участогында эшләү көч өсти, ди.

5 биттә районыбыз аша уза торган Каань-Екатеринбург автомобиль юлын реконструкцияләү буенча дәвам итә торган эшләрнең фотоларын карарга мөмкин. 

М-7 дәге юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен тикшерү максатыннан юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чираттан тыш утырыш узды. Бу хакта материал 6 биттә чыга.

Районда яшәүчеләрнең яшелчә үстерү серләре белән 7-8 биттә танышырга була. 

Республика яңалыклары белән «Атна вакыйгалары» кушымтасы таныштыра.


Нет комментариев