«Минзәлә» газетасының 2024 елның 25 октябре саны анонсы
«Кречеты» командасы капкачысы Анастасия Рязанова өчен хоккей — спорт төре генә түгел, ә яшәү рәвеше — 5 бит.
Менә инде 35 ел «Татавтодор» системасында күп тапкырлар Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән Илшат Нәбиев эшли — 1 бит.
Көнбагыш үстерү — отышлы эш. Бу хакта «Калморза» хуҗалыгы мисалында да әйтеп була — 2 бит.
2 нче урта мәктәптә МХО да һәлак булган әлеге мәктәпне тәмамлап чыккан якташлар истәлегенә мемориаль такта ачылды — 3 бит.
Ашпала авылы халкының хыялы тормышка ашты — иске чиркәү бинасына кадәр асфальт юл салынды. Бу хакта материал 4 биттә чыга.
Минзәлә театрының Казахстанга сәфәре турында 8 нче биттә укырга була.
Шулай ук 8 нче биттә «Үз акчалары белән эш иткәндә район халкы нинди финанс стратегияләрне тота?» дигән темага сораштыру нәтиҗәләре басылып чыга. Бонус буларак — акча белән бәйле юрамышлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев