Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә» газетасының 2024 елның 28 августы саны анонсы

30 август — Татарстан Республикасы көне бәйрәме уңаеннан район газетасы 28 августта, чәршәмбе көнне чыкты. Киләсе атнада газета, гадәттәгечә, җомга көнне, 6 сентябрьдә киләчәк.

Турчаниновлар гаиләсе «алтын туйларын» билгеләп үтте – 4 бит.

Яңа уку елында Минзәлә районына 4 яшь белгеч килде. Ә күп кенә педагогларның олы яшьтә булуларын исәпкә алып, яшь белгечләрнең күпме таләп ителүе һәм педагогларның август конференциясендә тагын нинди сораулар күтәрелүе белән 1-4 битләрдә танышырга мөмкин.

Райондашлар Татарстанда яшәүләре белән бәхетлеләр — 2 бит.

Ни өчен укытучылар хәзер балаларга түгел, ә аларның әти-әниләренә билге куябыз, диләр? Бу хакта укучыбызның 3 биттәге хаты чыга.

Шәһәрдә Россия флагы көне уңаеннан велоузыш узды; яңа кадрлар алмаштыру; җәлилчеләрне искә алу кичәсе; Минзәләдә туган кыз Мәскәү данын яклый; Маргарита Минзәләле хөрмәтенә тәре йөреше — болар барысы турында да 5 бит.

Ни өчен республика рейтингында районыбызның бер спорт мәктәбе 14 нче урында, ә икенчесе 54 нче урында? Бу хакта 8 нче биттә.

Республика яңалыклары белән «Атна вакыйгалары» кушымтасы таныштыра.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!!!

УФПС «Татарстан почтасы» газета-журналларны подписчикларга вакытында китерүгә бәйле проблемалар буенча кайнар линия ачты. Сорауларэшкөннәрендә 9-17 сәгатьләрдә кабул ителә. Сорауларны Минзәлә районы кергән Чаллы районара почтамтына 8-9063269981 телефоны аша бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев