«Минзәлә» газетасының 2024 ел, 6 сентябрь саны анонсы
2 нче урта мәктәптә Белем көне аеруча тантаналы рәвештә үтте — монда ремонт төгәлләнде. Бу хакта 8 нче биттә укырга мөмкин.
Төрле хуҗалыклардан комбайнчылар Минзәлә муниципаль районы башлыгыннан премияләр алдылар — 3 бит.
Минзәлә районында «Безнең ишегалды» программасы буенча йорт яны территорияләрен төзекләндерү дәвам итә — 4 бит.
Аю авылында мәчет ачылу тантанасы булды — 5 бит. Корреспондентыбыз, күрше шәһәрдәге кибетләрнең берсендә бәяне күреп: «ә сез бәрәңгене килограммын 100 сумга сатып алыр идегезме? » - дип сорый. Бух акта 6 биттә.
Татарстан Республикасы яңалыклары белән «Атна вакыйгалары» кушымтасы таныштыра.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!!!
УФПС «Татарстан почтасы» газета-журналларны подписчикларга вакытында китерүгә бәйле проблемалар буенча кайнар линия ачты. Сораулар эш көннәрендә 9-17 сәгатьләрдә кабул ителә. Сорауларны Минзәлә районы кергән Чаллы районара почтамтына 8-9063269981 телефоны аша бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев