«Минзәлә» газетасының 2025 елның 10 октябре саны анонсы
Герой-дус хакында истәлек волонтерларны берләштерде — 2 бит.
Районның республика дәрәҗәсендәге уңышлары: Рөстәм Миңнеханов Татьяна Красноперовага — «Татарстан Республикасының халык укытучысы», ә Рузилә Латыйповага «Атказанган терлекче» исемен тапшырды. Тулырак — 1 биттә.
Чистайда туып-үскән, 7 ел элек Минзәләгә күчеп килгән Гөлия Шәяхмәтова үзенең гаҗәеп хоббисы турында сөйләде. Аның бер эшләнмәсе хәтта Италиягә җибәрелгән — 1-7 бит.
3 биттә рецептлар һәм файдалы киңәшләр басыла.
4 бит район тарихына багышланган: укучылар кайчандыр шәһәрдә булган «Колос» кинотеатрын искә төшерәләр.
Минзәлә театры спектакле аерым алганда мәхәббәт һәм тулаем җәмгыятьтәге тенденцияләр турында фәлсәфи уйлануларга этәрде — 5 бит.
Республика яңалыклары белән «Атна вакыйгалары» кушымтасы таныштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев