Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә» газетасының 2025 елның 11 апреле саны анонсы

Эре габаритлы чүп-чардан ничек котылырга? Шәһәр Башкарма комитетыннан җавап — 1 биттә.

Люзия Фәррахова үзенең тәрәзә төбендә җиләк үстергән. Александр Варламов үз фатирының тәрәзәләрен Россия һәм Татарстан флаглары төсендәге жалюзилар белән бизәгән — боларның барысы турында да 8 биттә.

«Гномик» балалар бакчасында шахмат буенча булачак чемпионнарны тәрбиялиләр — 1-3 бит. 

Районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге легендар шәхесләренең берсе Илдус Гыймаев үзенең юбилеен билгеләп үтте — 2 бит.

Манник, ит өчен маринад рецепты, редиска үстерү буенча киңәшләр һәм башка файдалы мәгълүматлар — 3 биттә. 

Шагыйрә Лариса Бокарева патриотик җырлар яза һәм Минзәләдә сәләтле балалар өчен әдәби түгәрәк алып барырга хыяллана — 5 бит. 

Сөтнең литры 110 сумга җитә, ә халыктан литрын 29 сумнан сатып алалар; Наратлы Кичүдә савым сыерларының баш саны 214кә җитә, ә Воровский җирлегендә — 6.

Уйландырырлык статистика һәм авыл хуҗалыгы турындагы яңалыклар 7 биттә чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев