«Минзәлә» газетасының 2025 елның 17 октябре саны анонсы
Актуаль тема: 1 биттә районда күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тәртибе аңлатыла.
ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Гөлчәчәк Габдрахманованы бүләкләде — 1 бит.
Район ветеринария берләшмәсе эше белән аның начальнигы Нияз Габдуллин таныштырды — 2 бит.
Танылган тарихчы Михаил Черепанов Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыклары XXI гасырда гына ачылган Минзәлә районы кешеләре турында мәгълүмат бирде — 3-6 бит.
Калмыкия артистлары Минзәләдә: А. Чехов, В.Орлов һәм Н. Носов әсәрләре буенча куелган спектакльләр район тамашачылары арасында фурор ясады. Тулырак-4 биттә.
Укучыларның күпсанлы үтенечләре буенча газета битләрендә статистик мәгълүматлар белән таблицалар чыгаруны яңартабыз. Бу санның 7 нче битендә — сөт җитештерү күрсәткечләре.
Минзәләдә дә хәзер дзюдочылар бар — спорт яңалыклары 8 биттә чыга.
Татарстан яңалыклары белән «Атна вакыйгалары» кушымтасы таныштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев