«Минзәлә» газетасының 26 июль, 2024 ел саны анонсы
19 яшьлек райондашыбыз контракт буенча хезмәт итәргә китте. Күптән түгел аларның йортлары яшен сугып янып беткән иде. Бу хакта 1-3 битләрдә укырга була.
Авыл хезмәтчәннәре түземсезлек белән көтеп алган чор килеп җитте — урак башланды. Беренче гектарлар ук яхшы уңыш күрсәтә — 1 бит.
2 биттәге таблицада кайсы фермер нинди культуралар чәчкәне, ә 6 биттәгесе — хуҗалыкларда бер комбайнга нинди көчәнеш туры килүе белән таныштыра.
Тумышы белән Казахстаннан булган Николаевка авылында яшәүче Ольга Титова 15 еллап терлекчелек өлкәсендә хезмәт куя — 2 бит.
Шәһәрбезнең күпфатирлы йортларында яшәүчеләр арасында берсеннән-берсе үрнәк алып, чәчәкләр үстерүчеләр, матурлык тудыручылар бар. Бу хакта 5 биттә.
Шулай ук 6 биттә суд залыннан хәбәрләр белән танышырга була.
Татарстан Республикасы яңалыклары белән «Атна вакыйгалары» кушымтасы таныштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев