«Минзәлә-информ» филиалы үз хезмәткәре булган Кадрия Мардановага велосипед бүләк итте
Редакциядә 24 ел эшләүче Кадрия Марданова бүгенге көндә шәһәрдә «Минзәлә»-«Мензеля» район газетасына альтернатив подписка җыю һәм тарату буенча зур эш башкара.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Редакция коллективы почта аркылы подписка кимүен сизә башлагач, үзенең альтернатив хезмәтен оештыра башлады һәм бу хезмәткә үз теләге белән үзе эшләгән коллективы өчен янып йөргән Кадрия Марданова алынды. Башта подписчиклар район газетасын редакция бинасында урнашкан «Кырык тартма» халыкка хезмәт күрсәтү үзәгеннән килеп алалар иде, соңыннан исә газетаны эш урыннарына да яздырту һәм китереп бирүне оештырдык. Башта 50, 60, 70 подписчигыбыз бар иде, 2023 елның беренче яртыеллыгында исә тырыш хезмәткәребез 160 подписчикка кадәр җиткерде. Икенче яртыеелыкта подписчиклар санын 200 гә җиткерергә дигән бурыч куйды үзенә Кадрия Шакировна. Редакция коллективы аның бу хезмәте өчен рәхмәт йөзеннән һәм «Почтальоныңа велосипед алырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Кадрия Марадановага велосипед бүләк итте.
Редакция моңа кадәр дә үз участокларында күп подписка җыйган почтальоннарга велосипед бүләк иткән иде. Велосипедлар тагын бар. Кадрия үрнәгенә ияреп, үз участокларында, үз авылларда почтальоннарның да актив эшләп, 100әр подписка җыю потенциалы бар. Искәрмә буларак, авылларда подписка планын арттырып җыйган почта коллективына велосипед бирү мөмкинлеге дә бар. Почта хезмәткәрләре эшләргә атлыгып торалар, план билгеләнгән. 2023 елның икенче яртыеллыгына үзебез куйган саннарны җыярбыз дигән өметтә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев