«Минзәлә-информ» журналистларының үз фронты
2026 елның икенче яртысына шундый тираж сакланып калуны җиңү дип кабул итәм.
(Илдус ШАҺИЕВ, район газетасының баш мөхәррире)
Биредә җиңүгә ирешүне нинди факттан чыгып бәяләргә икәнен әлегә үзем дә аңламыйм: район газетасының шул хәтле тиражы җыелуынмы, яисә редакциядә иҗат итәргә атлыгып торучы коллектив саклангангамы?!
Фронт — райондашларны укудан ваз кичмәскә өндәү. Интернет — социаль челтәрләр — ясалма интеллект — ? Бу чылбыр цифрлы технологияләр заманында яшәргә өйрәтүдән тыш, кешене индивидуаль буларак рухы ярлылыкка илтә.
Шушы шартларда да үзенең 110 еллык тарихы булган газета чыгып килүе күренекле хәл. Моның өчен газета чыгарырга кәгазь биргән, типография чыгымнарын күтәргән, оргтехника һәм техника белән тәэмин иткән хөкүмәтебезгә рәхмәт. Әйткәнемчә, күңелләрен төшермичә иҗат белән шөгыльләнүче коллектив та бар.
Юк, пессимизмга бирелмибез. Шул ук социаль челтәрләрдәге төрле мәгълүмати платформаларда бик актив эшлибез. ТАТМЕДИА системасында бу яктан лидерлар рәтендә. Әмма газета укучы буынның китеп баруы, кешелекнең социаль челтәрләргә физик һәм рухи яктан ябышуы мине генә борчымыйдыр.
Шушы шартларда да газета укучылар булуына бик рәхмәтле мин. Алга барабыз!
Газета тирәсенә берләшкән коллективка, почтальоннарга, укучыларыбызга рәхмәт әйтеп газета чыгаруны, халкыбызны мәгълүматлы итү өстендә эшләвебезне дәвам итәбез. Җиңү — шул ул!
Соңгы сүз.
Тираж булган саннарны тәэмин итүдә үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәтле булып яшәргә омтылганда бу өлкәдә тагын бер шом чыкты.
Әгәр дә субсидия бетсә, 2027 елга газетага язылу бәяләре 25 процентка артырга мөмкин. Россия хөкүмәте ягыннан чыккан фикер алышуны тормышка ашырмас өчен тагын нәрсә эшләп була. Сездән фикерләр көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев