Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә»-«Мензеля» гаетасының 24 ноябрь, 2023 ел саны анонсы

26 ноябрьдә иң ягымлы бәйрәм — Әниләр көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан укучыларыбыз үзләренең гаиләләрендә әлеге бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре турында уртаклаштылар. Бу хакта — тулырак 1-5 битләр.

Яту авылында яшәүче Гаян Хәмидуллина үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Үзенең гомерен медик хезмәтенә багышлаган ветеран турында тулырак 4 биттә укырга була. 

«Эшебезне намус белән башкарабыз. Безнең эштә яллар юк», — ди «Чиста шәһәр» дә эшләүче Наталья Афтулева. Аның турында шулай ук 1-5 битләрдә укыгыз. 

Минзәлә мөселманнары зират йортына ут кертү максатыннан акча җыйдылар — 2 бит. 

Районда 518 нче номерлы Федераль закон нигезендә башкарылучы эшләр турында 3 биттә чыгучы җир һәм милек палатасы җитәкчесе Роберт Шакиров белән әңгәмәдән укып белеп була. 

Республика яңалыклары белән «Атна вакыйгалары» («События недели») кушымтасы таныштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев