Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә»-«Мензеля» гаезтасының 28 июль, 2023 ел саны анонсы

«Защитники Отечества» дәүләт фонды филиалы координаторы Татьяна Самигуллина фондның махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булган катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм күрсәтүе турында сөйләде. Аның белән интервью 4 биттә басыла.

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Иске Матвеевка авылында яшәүче ханым 2022 елның октябрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган улы турында истәлекләре белән уртаклашты. Тулырак 5 биттә.

Бикбау авылында яңа терлекчелек фермасы ачылды. Бу хакта мәкалә — 2 биттә.

Минзәлә районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин яшьләрне торак белән тәэмин итү тәртибе белән таныштырды. Аның белән интервью 3 биттә чыга.

Районда визит белән ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин булды-4 бит.

Кадрәктә Татарстанның Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай, Менделеевск районнарыннан, Башкортстанның Шаран, Бакалы районнарыннан килгән кунаклар катнашында әлеге авыл тарихына багышланган зур бәйрәм узды. Кунаклар арасында татар токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнүче атаклы фермер Фәрит Нәбиуллин да бар иде. Бу хакта җентекләбрәк 4-8 битләрдә укырга мөмкин. Шулай ук татар токымлы атларында «Татарстан-Алтай» ат чабышында катнашучылар безнең район территориясендә тукталыш ясадылар. Бу хакта мәкалә 2 биттә чыга.

«Атна вакыйгалары»-«События недели» кушымтасы республика яңалыклары белән таныштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев