“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 13 гыйнвар, 2023 ел саны анонсы
5 нче биттә укучыларыбызга Яңа ел күчтәнәче – 2023 ел календаре басылып чыга.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Әгәр дә билгеле бер сәбәпләр аркасында район газетасына языла алмый калгансыз икән, сез аны түбәндәге кибетләрдән сатып алып укый аласыз.
2023 ел - куян елы. Ә йорт куянын ничек асрарга? Бу хакта үз киңәшләрен шәһәрдә куян асраучы Илгиз Сахапов бирә – 3 битне укыгыз. Шушы ук биттә көнчыгыш гороскобы белән таныша аласыз.
Салкыннарда ничек өшемәскә? Киңәшләр 1-6 битләрдә.
Подъездлар чисталыгына төрле кеше төрлечә карый – кайсында хәтта ковер җәеп куючылар да бар. Тулырак – 2 биттә укыгыз.
Районыбызда яшәүче кыргый җәнлекләр ничек кышлыйлар икән? Бу турыда 7 биттә укыгыз.
Минзәлә мәктәбе –интернаты укучылары кыш көне үз теплицаларында үстерелгән яшел суган ашыйлар.
Татарстан яңалыклары белән “Атна вакыйгалары” – “События недели” кушымтасында таныша аласыз.
Реклама . "ТАТМЕДИА" АҖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев