Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә» — «Мензеля» газетасының 15 декабрь, 2023 ел саны анонсы

13 декабрь көнне районыбызда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зурланды. Шул уңайдан газетабызның 2 нче битендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков белән быел игенчелектә һәм терлекчелектә башкарылган эшләр турында әңгәмә чыга.

Ә яшь комбайнчы Илдар Хәбибрахманов «Хезмәт кешесен данлыйбыз» дип аталган 15 нче республика конкурсында катншаты һәм Казан дәүләт аграр университетына керергә сертификат җиңде — 1 бит.

Райондашларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек йөзеннән волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашалар. Бу хакта мәкалә 5 биттә чыга.
«Айдар Халиков кебекләр эшләве җиңел дә рәхәт тә», — диләр үзләренең хезмәттәшләре, быел 26 мең центнердан артык ашлык суктырган механизатор турында «Мензелинские зори» агрофирмасының «Кадрәк» җитештерү комплексында. Аның хакында мәкалә 3 биттә чыга.

4 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, районда мөлкәт салымнары 82% ка күләмендә җыелган — бу хакта тулырак шулай ук 3 биттә.

Яңа елны беребез дә чыршысыз күз алдына да китерәлми. Ә менә аны законсыз кискән өчен штрафның 300 мең сумга кадәр җиткәнен барыбыз да беләме икән? Тулырак — 8 биттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев