«Минзәлә»-»Мензеля» газетасының 16 сентябрь, 2022 ел саны анонсы
11 сентябрьдә Минзәлә районы вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре белән газетабызның яңа санының 7 нче битендә таныша аласыз.
Әгәр дә билгеле бер сәбәпләр аркасында район газетасына языла алмый калгансыз икән, сез аны түбәндәге кибетләрдән сатып алып укый аласыз
Катарановлар гаиләсе Минзәләне иң матур, чәчәкле шәһәрләрнең берсе итү максатын куя – алар турында 1 һәм 4 биттә укыгыз.
Югары Тәкермән авылында яшәүче Венера Бикмөхәммәтова хатын – кыз өчен булмаган комбайнчы һөнәрен үз иткән - аның турында шулай ук 1 биттә укыгыз. Балалар виртуаль дөньяда яклауга да мохтаҗ – 2 биттә Минзәлә районы башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев белән балаларны социаль челтәрләрдә деструктив агымнарга җәлеп ителү куркынычы турында әңгәмә чыга. Районның санэпидемстанция тарихы турында мәкаләне 6 биттә укый аласыз.
«Татавтодор» ның Минзәлә филиалы ярдәмендә Каран-Азик авылына юл булмау проблемасы хәл ителә – 8 битне укыгыз.
Татарстан Республикасы яңалыклары белән "Атна вакыйгалары" - "События недели" кушымтасында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев