«Минзәлә»-»Мензеля» газетасының 2022 ел, 2 нче декабрь санына анонс
Минзәлә шәһәре Советының Физик затлар милкенә салым һәм җир салымы турындагы карарлары 2 нче биттә бастырыла.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Әгәр дә билгеле бер сәбәпләр аркасында район газетасына языла алмый калгансыз икән, сез аны түбәндәге кибетләрдән сатып алып укый аласыз.
Минзәлә егете Арслан өчен таксида эшләү өстәмә керем чыганагы гына түгел, ә кешеләр белән аралашып, уңай тормыш алып бару мөмкинлеге дә. Ул таксист кына түгел, ә 1 төркем инвалид булганлыктан, аның ике аягы да хәрәкәтсез. Бу турыда тулырак 5 биттә.
Ике бала анасы Венера Мәхмүтова социаль контракт ярдәмендә массаж эше ачты - бу хакта да 5 нче биттә укыгыз.
Агымдагы елның октябрендә ничә бала туды, күпме яңа гаилә барлыкка килде һәм күпме таркалды? Узган елның шул ук чоры өчен статистика нинди? Бу хакта-2 нче биттә.
Республика яңалыклары белән танышырга теләсәгез, «Атна вакыйгалары»-«События недели» кушымтасын укыгыз: Лаеш районыннан 15 яшьлек егет фермер хезмәтен башлаган инде -ул куяннар үрчетә. 2023 елда ана капиталы күләме артачак. Һәм тагын бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат.
Реклама. АО "Татмедиа"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев