Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә»-»Мензеля» газетасының 2022 елның 2 ноябрь саны анонсы

Ноябрь бәйрәмнәре уңаеннан «Минзәлә» газетасының яңа саны җомга урынына чәршәмбе көнне чыкты.

Илшат Вагыйзов, " Минзәлә-информ»

Алай гына түгел, газета “Кырык тартма” га бүген үк кайтты. Ә иртәгә газета редакция белән хезмәттәшлек итүче кибетләргә, шулай ук авылларга илтеләчәк.

Быел район газетасы үзенең 105 еллыгын билгеләп үтә. 3 биттәге мәкалә газетаның революция, гражданнар сугышы, коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы, «җепшеклек», үзгәртеп кору аша безнең көннәргә кадәр барып җиткән тарихи юлына багышланган.

Район мәдәният сарае янында өлешчә мобилизация буенча чакырылган ир-егетләрне озату булды. Бу хакта тулырак – 1-5 биттә.

2 биттә моңа кадәр Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган дип саналган райондашлар исемлеге чыга.

Үз эшенең остасы – районның бер предприятиесенең тегү цехы җитәкчесе Василә Хамматуллина турында мәкалә 4 биттә чыга.

Мәлкән авылы халкы бергәләп чишмәне төзекләндерделәр-бу хакта 8 биттә укыгыз.

«Атна вакыйгалары»-«События недели» кушымталарында республика яңалыклары белән таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев