Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә»-«Мензеля» газетасының 2022 елның 28 октябре саны анонсы

Быел районыбызның Урыс һәм Гөлек авылларында яшәүчеләрнең күптәнге хыялы тормышка ашты – асфальт юллы булдылар. “Минзәлә” газетасы корреспондентлары да әлеге авылларда булып, халык белән аралашып кайттылар. Авыллардан репортаж 1 нче һәм 2 нче битләрдә.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Иске Мәлкән авылында яшәүче Гөлчәчәк Шишкина җиләк һәм гөмбә җыеп өстәмә керем ала. Быел нинди гөмбәләр җыйган, аларны ничә сумга саткан – болар хакында 2нче биттә.

Күпләр ришвәт алган кеше генә түгел, тәкъдим итүченең дә җинаять кылуын оныта. Моның өчен нинди җаваплылык каралган? Бу һәм башка коррупция белән бәйле сорауларга җавапны 3 нче биттәге район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев белән әңгәмәдән табарга мөмкин.

Минзәлә шәһәр Советы сессиясендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде. Әлеге вазифаны кем башкаруын беләсегез килсә, 3нче биткә күз салыгыз.

Ә сез Минзәләдә скрипкага өйрәтү дәресләре барлыгын белә идегезме? Әйе, әлеге музыкаль инструментта уйнарга балаларны ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәскирә Гиляҗева укыта. Кызыксындыгызмы? Бу хакта тулырак 5 нче биттә.

Инсульт булмасын өчен ниләр эшләргә? Төп кагыйдәләр – «Атна вакыйгалары” кушымтасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев