Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә»-»Мензеля» газетасының 2023 ел, 17 февраль саны анонсы

Район Советы утырышында 2022 елга нинди нәтиҗәләр ясалды һәм 2023 елга нинди бурычлар куелды?

Бу турыда тулырак 2 биттә укыгыз.

Әгәр дә билгеле бер сәбәпләр аркасында район газетасына языла алмый калгансыз икән, сез аны түбәндәге кибетләрдән сатып алып укый аласыз.

Тауасты Байлар авыл мәктәбендә технология дәресләре малайлар һәм кызлар өчен бергә үтә. Алар бергәләшеп агачтан күз явын алырлык матур эшләнмәләр ясыйлар.Бу хакта  1 һәм 8 битләрдә укый аласыз.

Рәссам Виктор Михайловның картиналары Минзәләдә белән Яр Чаллыда гына түгел, хәтта Франциянең Бретань провинциясендә дә саклана. Аның иҗаты турында күбрәк белергә теләүчеләр 1 һәм 6 битләрдә укый алалар.

М-7 трассасын реконструкцияләү районда ничек бара? 5 биттәге мәкаләне тәкъдим итәбез.

Күпфатирлы йортларның чисталыгы буенча рейдлар үткәрү дәвам итә. “Мәче яратсаң, башкаларга зыян салма”, дип яза әлеге рейдта катнашкан журналист Дифиза Нуриева – 4 битне укыгыз.

Районның данлыклы кешеләре биографияләре белән таныштыруны дәвам итәбез – 4 бит. ”Минзәлә-информ” коллективы мобилизацияләнүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыйды – 8 битне укыгыз.

Республика яңалыклары белән “Атна вакыйгалары”-“События недели” кушымталарында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев